Районда кеме дә булса сугышта катнашмаган, илебез азатлыгы төчен батырларча һәлак булмаган гаилә юктыр. Бүген райондашларыбыз аларның һәркайсын искә алдылар, аларны үз араларында итеп хис иттеләр – Сарман урамнарыннан үлемсез полк булып үттеләр. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район оешмалары хезмәтчәннәре, укучылар, район халкы катнашты.