Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Сарман районында сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, партиянең башкарма секретаре Айназ Сафина һәм җирлек башлыклары котладылар.

Фәрит Хөснуллин һәр ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Тантаналы шартларда ул Җиңү хатлары, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырды. Районның Бөек Ватан сугышы ветераннары шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимовтан котлаулар һәм бүләк җыелмалары алдылар.

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен йорт янында бәйрәм концерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International