Күренекле дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи тормышына, фәнни һәм иҗади мирасына багышланган конференция.

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

2022 елның 5 һәм 6 маенда Сарман муниципаль районында танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи тормышына, фәнни һәм иҗади мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең үзенчәлекле басмасын тәкъдир итү булды.

Конференция кунаклары өчен кичке концерт программасында Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һәм аның тормыш иптәше, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният артисты Азат Хәлимов чыгышлары белән бергә «Җәлил балалар музыка мәктәбе» музыкаль белем бирү учреждениесенең "Ихлас " вокаль ансамбле дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International