9 май, Җиңү көнендә, гадәттәгечә, илнең һәр шәһәрендә һәм авылында парад үткәрелә. Бу бәйрәм үзенчәлекле - ул Җиңүне символлаштырып кына калмый, ә бу көнне өлкән буын кешеләренең батырлыкларын да искә алалар. Шул унайдан, Сарман үзәк китапханәчеләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүдә катнаштылар, “Зәңгәр яулык” акциясенә кушылдылар.