17 нче май көнне Җәлил гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы ЮХИДИ вәкиле Ситдыйкова А.Р. белән очраштылар. Профилактик әңгәмә барышында Алсу Разин кызы балалар өчен кызыклы һәм үтемле формада юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Чара ахырында балалар «Велосипедта куркынычсыз йөрү» темасына видеоролик карадылар. Барлык укучылар да бүләккә белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар алдылар.