23 майдан Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының авыл җирлекләре буенча гражданнарга теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау башлана.
Үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүнең төп үзенчәлекләрен искә төшерәсе килә:
- Бер елдан артык вакыт узмаган һәм эксплуатацияләнмәгән яңа машиналарга беренче техник карау аларның техник торышын тикшермичә, номерларны чагыштырып үткәрелә. Аннан соң ел саен техник караулар үткәрелә. Машиналарга техник карау, машинаны теркәү урынына бәйсез рәвештә, Дәүләт техник күзәтчелек органы урнашкан урын буенча үткәрелә.
Техник карап чыккан машиналарга техник карау узу турында таныклык, машинаның куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килү-килмәү очрагында биреләчәк. Машина куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән очракта, техник карау акты бирелә һәм акт рәсмиләштерелгәннән соң 20 көн эчендә кабат техник карау уздырыла. Бу очракта машинаның техник торышын тикшерү бу актта күрсәтелгән машина параметрларына карата гына үткәрелә.
Техник карауга түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: - 1 шәхесне раслаучы Документ. 2 ышанычнамә (машина вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта). 3 тракторчы-машинист таныклыгы. 4 машинаны теркәү турында таныклык.5 билгеләнгән үрнәктәге гариза.
Авыл җирлекләре буенча гражданнар милкендә булган теркәлгән техникага техник карау узу графигы расланды. График белән сайтта танышырга мөмкин https://gtn.tatarstan.ru/2022-god.htm?page=4