Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы ‒ 2022» һөнәри осталык буенча республика конкурсын үткәрә. Конкурс гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә архив тармагын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү, тормышка ашыру һәм яклауны күздә тота.
Конкурска Сарман муниципаль архивы «Сотрудничество – путь к успеху!» проектын тәкъдим итте. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының культура бүлеге хезмәткәрләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
Башкарма комитетның культура бүлеге 2006 елдан башлап муниципаль архивны туплау чыганагы булып тора. Идарә документлары 2018 елдан оешманың үзендә саклана, 2006-2017 елларга 113 дәнә куләмендә муниципаль саклауга тапшырылган.