Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Табигать тә барыбызга матур көн бүләк итте. Тантаналы линейканы директорыбыз А. И. Ильдаров ачты. Котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Ә.Вәлиев, бистә башлыгы Р. Ә. Кәримов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Г. Я. Идрисова җиткерде. Балалар укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Беренче укытучылар, әти-әниләр җавап сүзе белән чыктылар.