Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары! Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, туган яктан аерылып , белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Агымдагы уку елы да азагына якынлашты, ә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, походлары белән искә төшәр әле мәктәп тормышы. Ул еллар –балачак еллары. Ә балачакны әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк.