24 нче май көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәгеИске Кәшер урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу истәлекле вакыйга белән балаларны, аларның әти-әниләре, килгән кунаклар, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар. Бәхетле чыгарылыш сыйныф укучылары котлаулар һәм котлау сүзләренә җавап итеп вальс биеделәр, җырлар җырладылар.
Соңгы кыңгырау бәйрәме якты һәм шатлыклы хатирә булып истә калачак.
Без чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын тапшыруда уңышлар, чиста күк йөзе, якты кояш, яхшы кәеф телибез! Мәктәп алар өчен һәрвакыт туган йортлары булыр калыр дип ышанабыз!