Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

     Бүген мәктәптә 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гайнетдинов Фирдавес Мәгъдәнур улы ачты. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәгариф бүлеге методисты Сәхәбетдинова Рәмзия Хәниф кызы, Азалак авыл җирлеге сәркәтибе Харисова Әлфинур Камил кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Хәйбрахманова Гөлнара Рәис кызы котладылар, укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Җавап сүзе белән беренче укытучылар, ата-аналар чыгыш ясады. Һава торышы да кояшлы көн белән сөендерергә булды. Хәерле юл, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International