Унбер ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
Мәктәбебездә, чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы дәрескә чакырып соңгы кыңгырау чыңлады. Бу көнне күз яшьләреннән башка күз алдына да китереп булмый кебек. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм һәркемнең күңелендә, мөгаен, аерым бер урын аладыр. Укучыларны өр-яңа кызыклы тормыш, белем йортлары, хезмәт юллары көтә. Тугыз, унбер ел буена күпме дуслар табылган да, белем кыяларын яулауда ярдәм итеп, укытучыларның күпме көче түгелгән, тәрбия сабаклары бирелгән. Тормыш дулкыннарында адашып калмыйча, алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып,