Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте.Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.