Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

30 нчы май көнне сәгать 18:30  да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең гала-концерты узды. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылды. Җәлил гимназиясе коллективы чын күңелдән гимназиябезнең директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызын тәбрик итә. Ул әлеге бәйгедә мактаулы 3 нче урынны яулады!

Бәйгегә сентябрь аеннан 15 нче декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2нче турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булды.

Эшләрне олпат жюри әгъзалары бәяләде. Алар Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә Сәлахова, Илдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.

Бу чарада катнашуы белән Гөлнара Назыйф кызы  Сарман муниципаль район башлыгы Ф. М. Хөснуллинга, Сарман муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхиповага, Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Р. Ә. Кәримовка,  мәгариф бүлеге җитәкчесе Г. Я. Идрисовага, Җәлил гимназиясе коллективына,  видеоязманы әзерләүдэ зур өлеш керткән  А. Кашаповка  һәм "Җәлил ньюс" студиясенә үзенең зур рәхмәтләрен җиткерә.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International