Район, авыл мәктәпләре каршында эшләп килүче җәйге лагерьларда кинофильмнар күрсәтелә башлады. 2 нче июнь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарайлы урта гомуми белем бирү мәктәбе каршыларында эшләп килүче лагерьларга йөрүче балалар өчен «Отряд Таганок» исемле нәфис фильм күрсәтелде.