Кичә Сарманда Халыкара балаларны яклау көнендә "Җырлы балачак илендә" XIII район конкурсының гала-концерты узды. Анда "Җәлил гимназиясе" сенең 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ катнашты һәм үзенең яшь категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә җиңүче булды (җитәкчесе Габбазов Ранис, җырчы, Казан шәһәре). Шулай ук Илназ әлеге чараны алып бару хокукына лаек булды.
Илназны шигырь укучы, барлык мәктәп, поселок чараларында актив катнашучы буларак беләбез. Быел ул вокал өлкәсендә уңышлар күрсәтә башлады. Без Илназга киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телибез!