Җәлил бистәсенең 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында милли бәйрәм"Сабантуй" узды

2022 елның 3 июне, җомга

Сабантуй-безнең тәрбияләнүчеләрнең яраткан бәйрәме. Ул безнең балалар бакчасында һәрвакыт аерым атмосферада уза-яхшылык, җылылык атмосферасында. Безнең балалар моның юмартлык, күңел ачу, дуслык бәйрәме икәнлеген белә.
Сабантуй көнендә бәйрәм узган мәйдан төрле төстәге шарлар белән бизәлгән иде, күңелле музыка уйнады. Һава торышы да бу көнне безне яхшы кәеф белән шатландырды. Балалар да бу бәйрәмнең могҗизасын көттеләр, чөнки алар бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәячәген белделәр. Барысының да уеннарда, ярышларда катнашу мөмкинлеге бар иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International