Буген Азалак авыл җирлеге Юлтимер авылы мәдәният йортында “Без- сугыш чоры балалары” дип исемләнгән очрашу булып утте

2022 елның 3 июне, җомга

Буген Азалак авыл җирлеге Юлтимер авылы мәдәният йортында “Без- сугыш чоры балалары” дип исемләнгән очрашу булып утте. Очрашуда тыл хезмəтчəннəре, сугыш чоры балалары узләренең балачак истәлекләре белән уртаклаштылар. Аралашу чәй өстәле артында куңелле итеп оештырылган иде.  Сугыш чоры балалары, сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән, утлы елларда туган балалар Сез.

“Сугыш чыкканда балалар гына идек. Әмма сугыш, өмет -хыялларыны чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәктә, сугыш михнәтен  нык татыдык: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдык, ятимлек ачысын да белдек, сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында  җылыга коенганда, без  сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмердек, ач үлем белән күзгә-күз очраштык. Бугенге теләгем беркайчан да сугыш һәм ачлык булмасын иде “ – диде пенсионер Мухаметшина Мияссара апа.

Тыл хезмəтчəннəре, сугыш чоры балалары Сезгə чын күңелдəн хəерле озын гомер, исəнлек-саулык телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International