Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Эколог көне белән котлавы

2022 елның 5 июне, якшәмбе

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Эколог көне билгеләп үтелә.
Экология проблемалары кешелек цивилизациясенең иминлек дәрәҗәсен билгеләүче фактор. Туган табигатьне саклау, чиста һаваны, суны һәм файдалы казылмаларны киләчәк буыннар өчен саклап калдыру – безнең уртак бурычыбыз.
Табигатьне саклау оешмаларының, экологик-ресурс хезмәтләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең тормышыбызның экологик куркынычсызлыгы тәэмин ителә.
Мин бүген табигатьне саклау өлкәсендә мәшгуль белгечләрне һәм табигатькә сак карашны гражданлык бурычы дип санаучы барлык фәнни, иҗтимагый, волонтерлык оешмалары вәкилләрен, гомүмән планетабыз язмышына ваемсыз булмаган һәр кешене бәйрәм белән тәбрик итәм.
Сәламәтлек, бәхет, иминлек, игелекле эшчәнлегегездә уңышлар, энергия һәм оптимизм телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International