Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл эшкуарлыгын һәм кулланучылар кооперациясен үстерү буенча күчмә зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Ирина Лукина, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Булат Хәйретдинов, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ сектор җитәкчесе (Чаллы зонасы) Сәлим Таһиров, Азнакай, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнарының авыл эшкуарлыгы вәкилләре катнашты.