Курчак театры! Балалар йөрәге өчен ул бик күпне аңлата, чөнки курчаклар барысын да яки барысы да диярлек эшли алалар. Алар могҗизалар тудыралар: күңелне күтәрәләр, өйрәтәләр, балаларның иҗади сәләтләрен үстерәләр, аларның үз-үзләрен тотышына төзәтмәләр кертәләр. Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Әкиятләр юллары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән курчак театрында чара үткәрелде. Китапханәчеләр Л.Н.Толстойның «Өч аю» әкиятен сәхнәләштерделәр. Карау өчен "Кояшкай 1” нче балалар бакчасының Мавлявиева Г.Д. җитәкчелегендәге зурлар төркеме балалары килгән иде. Әкият барысына да бик ошады. Әкият геройлары белән очрашудан соң балаларның бәхетле елмаюлары, күзләре һәм шатлыклы йөзләре, аларның күңелләрендә туган уй-кичерешләре турында сөйли. Соңыннан балалар кызыклы яңа китаплардан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар.