Бүген, 2022 елның 16 августында, Зур Нөркәй авылында яшәүче Мингазов Фоат Мингаз улына 95 яшь тулды. Район башлыгы исеменнән тыл хезмәтчәнен юбилее белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Исмәгыйлева Ю.Р. котлады, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга "Шәфкать" үзәге директоры Г.И. Хуҗина, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л. М. Гыйльметдинова, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Р. М. Гайсин да кушылды.