Җәлил посёлогында «Культурная среда» проекты кысаларында балалар өчен мастер-класслар

2022 елның 19 августы, җомга

    18.08.2022 көнне Җәлил посёлогында М. Җәлил исемендщге бульварда «Культурная среда» проекты кысаларында балалар белән тагын бер иҗади очрашу узды. Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары "Минем атларым" дип исемләнгән,  тукымадан һәм йон җепләреннән эшләнәчәк әйберләр буенча мастер класслар әзерләгәннәр. Балаларга һәрвакыт гади, катлаулы булмаган, ачык төстәге уенчыклар ошый. Мастер-класста ясаган ат нәкъ менә шушы сыйфатларга ия. Балалар үз куллары белән  эшләнмәләр ясап, фантазияләрен, фикерләүне үстерәләр. Алар үзләренә таныш булган, эмма гадәти булмаган үзенчәлекләрне күрә башлыйлар, алар мөһим күнекмәләр алалар, болар исә аларга проблемаларның стандарт булмаган чишелеш юлларын  табарга ярдәм итә. Моннан тыш, эшләнмәләр – иҗади хезмәткә беренче адым булып тора. Кул эшләре белән шөгыльләнгәндә,  балалар үз куллары белән нәрсә дә булса булдыра алуларын аңлыйлар, үз-үзләрен  продуктив эш белән тәэмин итүгә ияләшәләр. Вакыт узу белән алар мәктәп биремнәрен үтәүгә сабыр булырга һәм өйдәге эшләрне эшләүгә тыныч карый башлыйлар. Һәрвакыттагыча, балаларның яхшы мөгамәләсе, яңа белемнәр белән кызыксынулары безне сокландыра. Балалар бик шат иделәр, вакытларын алар менә дигән, файдалы итеп үткәрделәр!!!

                                                                                      Җәлил посёлогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International