Бүген Сарман авылы мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Конференция эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова катнашты. Киңәшмәнең пленар утырышы башланыр алдыннан кунаклар мәктәпләр, балалар бакчалары коллективы һәм район сәнгать мәктәбе оештырган күргәзмә белән таныштылар. Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова чыгыш ясады. Аларга укытучылар һәм тәрбиячеләр, коллективлар, эштә уңышларга ирешкән укытучылар һәм тәрбиячеләр бүләкләнде. Конференция җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.