Бүген Сарман районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев эш сәфәрендә булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында депутат гражданнарны кабул итте, аңа 2 кеше мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынган, консультацияләр бирелгән. Депутат тарафыннан тиешле инстанцияләргә депутат мөрәҗәгатьләре җибәреләчәк һәм мөмкин булган бөтен ярдәм күрсәтеләчәк.