Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары!
Татарстан Республикасында нефть-газ тармагы - динамик үсүче һәм югары технологияле тармакларның берсе.
Нефть һәм газ чыгару – йөзләгән төрле белгечнең хөрмәтле хезмәте ул.
Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган тормыш өлкәсен күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без республикабызның милли байлыгы, аның динамик үсешенең нигезе һәм энергетик иминлегенең гарантиясе дип атыйбыз.
Һөнәри бәйрәмнәрен Сарман районы нефтьчеләре дә перспектив үсешнең масштаблы программаларын гамәлгә ашырып, уңай нәтиҗәләр белән каршы алалар. Киләчәктә дә аларның белемнәре, зур тәҗрибәләре, хезмәт яратулары һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыгы производствода яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәр.
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.
Ныклы сәламәтлек, иминлек, мактаулы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!