Чит телләр укытучысы Чикулдина Е.А. безнең мәктәпне тәмамлаган Ризатдинова Наилә белән очрашу оештырды, ул Казан университетының геология факультетының иң яхшы студенты буларак, укуга магистратурага Германиягә җибәрелде. Хәзерге вакытта Наилә Германиядә, Фрайберг шәһәрендә яши, чит ил фирмасында эшли.Ул укучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм киңәшләрен бирде. Шулай ук Наилә немец халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.