Чураш авылында яшәүче Шәрәфетдинова Мәдинә Шәрип кызына 90 яшь тулды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында туган, Чурашка килен булып төшеп, шунда гомер кичергән Шәрәфетдинова Мәдинә Шәрип кызына 90 яшь тулды.  Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, үзәк белгече Айгөл Хәйруллина, Мәдинә апага беркетелгән социаль хезмәткәр Гөлнур Фәхриева, кызлары, оныклары, туганнары да юбилярга ихлас теләкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International