Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Финансист көне белән котлавы

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле финанс өлкәсе хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез – финансистлар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бүгенге көндә финанс белән идарә итү-стандарт булмаган чишелешләр, яңа проблемаларга тиз җавап бирү һәм планлаштыру алымы таләп итә торган процесс.Сез алып барган эш участогының никадәр җаваплы һәм җитди булуын, биредә финансистларга хас булган сыйфатларның профессиональлек, намуслылык, объективлык кебек мөһим роль уйнавын без барыбыз да аңлыйбыз.

Район финансистларына һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, киләчәктә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International