Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча өлкән буын гражданнарын кабул итүнең бердәм көне кысаларында "Бердәм РОССИЯ" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн кабул итте. Депутатка 2 кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында эшләүчеләрнең пенсиясен индексацияләү, 2022 елның 1 июненнән шартлар үзгәрүен исәпкә алып, туендыручысын югалту буенча пенсияне озайту турында сораулар килде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, консультацияләр бирелде.