5 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр мәктәптә Көзге Мәрхәмәтлелек атнасы оештырылды. Ул " Елмаю бүләк ит" акциясеннән башланды. Активистлар, волонтерлар әңгәмәләр аша укучыларны мәрхәмәтле, игелекле эшләр кылырга чакырдылар. Атналык барышында Донбасс балаларына уку кирәк-яраклары, йортсыз хайваннар өчен ризык җыелды, ярминкәләр үткәрелде.