Районда чөгендер җыю кампаниясе алдынгылары бүләкләнде
Бүген 22 августтан 8 сентябрьгә кадәр комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында шикәр чөгендере игү һәм җыеп алу буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов бүләкләде.