13нче сентябрьдә Җәлил гимназиясендә информатика көненә багышланган чаралар узды. 7-8нче сыйныфларда компьютерда эшләнгән рәсемнәр конкурсы игълан ителде. 9нчы сыйныфларда информатика белгечләре арасында иң зирәк укучы сайланды. Иң өлкән укучылар программист профессиясе турында проектлар яклалылар.