Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика конкурсының зона этабы

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә Бөгелмә шәһәрендә «Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика конкурсының зона этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 9 районы - Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары катнашты.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гарифуллина Инзилә Әлфис кызы безнең районның данын яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International