«Татарстан Республикасында 2022 елны цифрлаштыру елы дип игълан итү турында» Татарстан Республикасы Президенты Указын тормышка ашыру максатыннан һәм Өлкәннәр декадасы кысаларында 2022 нче елның 5нче октябре көнне Сарман муниципаль районы «Шәфкать” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «it - Әби&Бабай» бәйгесе үткәрелде. Конкурста социаль хезмәт алучы өлкәннәр катнашты. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Сарман районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин котлады.