Укытучылар көне - педагогларга авыр һәм намуслы хезмәтләре, сабырлыклары һәм игътибарлары, укучыларын уңышлы һәм бәхетле итеп күрү теләге өчен рәхмәт белдерү өчен искиткеч бәйрәм. Бүген Җәлил мәдәният сараенда педагоглар өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Педагоглар өчен чын бәйрәм әзерләнгән иде.
Мөхтәрәм укытучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова котлады, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.