5 октябрь көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда Укытучы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Филиппова И.П. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм алга таба да эшләрендә уңышлар телибез!