Мәктәптә «Солдатка хат»акциясе узды. Укучыларга Россия армиясе солдатларына Рәхмәт хатлары язу бурычы бирелде. Акциядә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар армеецларга Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр.