Бүген утырышлар залында район Советында киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәнең көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде. Беренче сорау буенча: "Өлешчә мобилизация кысаларында гуманитар ярдәм җыюны оештыру турында. Физик затларның мөлкәти салымнары керү турында" муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова сөйләде. "2022-2023 еллар ягулык чорына объектларны әзерләү нәтиҗәләре турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфетдинов чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә буенча: "2022 елның 9 аенда Сарман муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия эше нәтиҗәләре турында" муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Альмөхәммәтова чыгыш ясады. Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә белән "2023 елның I яртыеллыгына "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылу кампаниясе барышы турында" баш мөхәррир – "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сарман ИРЦ" җитәкчесе Альбина Сабирова таныштырды.