18 октябрьдә 5б, 5в, 3б сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмә белән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Газизулина Рамилә Риф кызы чыгыш ясады. Ул балаларга электрон сигарет куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук балаларга 22.00 сәгатьтән соң урамда балигъ булмаганнарны тыю турында искәртте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.