10 октябрь көнне Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" фольклор һәм "Рәйхан" вокаль ансамбльләре "Безнең йортыбыз - Татарстан" Республикакүләм этно-мәдәни фестиваленең сайлап алу турында катнашты. Фестиваль Мөслим районының З. Басырова исемендәге мәдәният йортында үтте. Фестивальнең максаты - Татарстан кешеләре арасында бердәмлекне ныгыту, шулай ук республика халыклары культурасын саклау һәм үстерү нияте белән уздырылды. Барлык катнашучылар да фестивальнең зональ этабы дипломнарын алдылар.