Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче номерлы Федераль салым хезмәте сайтында промо бит эшли башлады (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/).

Мобилизованныйлар өчен салымнар, җыемнар, иминият взнослары түләү, хисап бирү һәм белдерүләр бирү сроклары күчерелә. Аларга карата контроль чараларга да мораторий кертелде. Россия валюта законнары үтәлешен тикшерүләр уздыру туктатыла, финанс базары оешмаларында Россиядән читтә, шул исәптән электрон түләү чараларын кулланып, банк счеты ачылмыйча, акча средстволарын һәм башка финанс активларын хәрәкәт итү һәм күчерү турындагы хисапларны тапшыру сроклары, шулай ук мондый банклардагы счетларны (кертемнәрне) ачу (ябу) һәм аларның реквизитларын үзгәртү турында хәбәрнамәләр үзгәрә. 

Уңайлык өчен, салым ярдәме чаралары блокларга бүленә. Аларның һәрберсендә теге яки бу чараның исемле бүлекчәләре бар, анда мәгълүмат максималь уңайлы итеп күрсәтелгән: кыскача төп тезислар ул кемгә исәпләнгән һәм нинди вакытта бирелә.

Әгәр кулланучының нинди дә булса сораулары калса, ул Россия Федераль салым хезмәтенә махсус сервис ярдәмендә яки 8-800-222-22-22 контакт-үзәк телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Промостраница (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) яңа норматив актлар кабул ителгәч тулыландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International