2022 елның 25 октябрендә «Ихлас йөрәктән» проекты кысаларында 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе солистлар һәм "Ихлас" вокаль ансамблендә катнашучылар А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе (Иске Минзәләбаш авылы) коррекцион сыйныф балалары һәм яшүсмерләре алдында «Мин да матур җырлый алам» интерактив концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Концерт куанычлы һәм дустанә шартларда узды. Балалар бер-берсе белән таныштылар, интерактив, уен, җырларда актив катнаштылар.