Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат Фердинандович гражданнарны онлайн-кабул итте. Депутатка 3 кеше мөрәҗәгать итте. Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы затлары, Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
Кабул итү барышында Александровка авылында төзелә торган чиркәүнең эчке бизәлешендә мөмкинлекләр эзләү, Җәлилнең 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мебель сатып алуда ярдәм күрсәтү, «Барсы» хореография коллективында катнашучыларга костюмнар комплекты тегү турында сораулар бирелде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, консультацияләр бирелде.