Илексаз авылында яшәүче Мөхәссәнә апа белән Әзһәр абый Рахимовлар гаиләсе 65 еллык туйларын бәйрәм итәләр.

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Илексаз авылында яшәүче Әзһәр абый белән Мөхәссәнә апа Рахимовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 65 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Аларны шушы бик зур юбилейлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International