Сарман үзәк китапханәсендә «Зур этнографик диктант – 2022»

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман үзәк китапханәсендә «Зур этнографик диктант – 2022» үтте. Чара «Этнографик диктант» кыска фильмын күрсәтү hәм Яхшы-Каран әйдәп баручы авыл китапханәче Гомәрова Нина Вәсил кызы, чуаш диаспориясе вәкиле, чыгышлары белән башланды. Ул үз халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган тематик зона турында сөйләде һәм чуаш халык җырын башкарды. Акциядә катнашучылар алдында оешманың директоры Афзалетдинова Лилия Гайса кызы чыгыш ясады. Ул этнографик диктант уздыру тарихы, аның сораулары составы турында сөйләде, бу халыкара акциядә катнашу Россиядә һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятыр, дигән ышаныч белдерде һәм аны уңышлы язуларын теләде. Зур этнографик диктантта 53 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International