Татар халык әкияте «Өч кыз»

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татар халык  әкиятләре - Татарстан Республикасының халык фольклоры әсәрләре. Татар халык әкиятләрендә Татарстанның данлы үткәне чагылыш тапкан. Сарман үзәк балалар китапханәсендә татар халык әкиятләре белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлау, нәфис укуга өйрәтү чарасы узды. Китапханәгә  Сарман урта мәктәбенең  Гатина Гөлназ Рәфис кызы җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныфы укучылары килделәр. Алар татар халык әкияте «Өч кыз» ны сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларның тирә-юньдәгеләргә хас үзенчәлекләрен чагылдыру, күзәтү сәләтен үстерү һәм аларга игелекле булырга, әниләрне яратырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International