Бүген икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Зур этнографик диктант- 2022” үтте. 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы мөдире Хәкимова Г.Г. һәм өлкән тәрбияче Гәрәева М.Р. бу чарада актив катнаштылар. Акциядә катнашучылар алдында педагог Юшкова И.Н. чыгыш ясады. Ул этнографик диктант уздыру тарихы турында таныштырды һәм әлеге халыкара акциядә катнашу Россия халыклары мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуын билгеләп үтте.