3 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды. Ул һәркемгә үзенең белем-күнекмәләрен, этнографик яктан грамоталылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә торган халыкара акция. Белемнәрен офлайн режимда тикшерәсе килүчеләр бүген Икенче санлы Җәлил мәктәбе мәйданчыгына җыелды. Диктант иртәнге сәгать 10да яза башладык. Аңынчы килүчеләр әзерләнгән фотозонада истәлеккә фотога төштеләр, өченче катта «Идел буе халыклары костюмлы курчаклар» мәктәп конкурсында катнашкан эшләрдән ясалган күргәзмә белән дә таныштылар. Ул кунаклар өчен бик кызыклы булды. Акциядә активлык күрсәткән кунакларга, укучылар һәм укытучыларыбызга зур рәхмәт. Халыклар дуслыгы – илнең иң зур байлыгы ул.