Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Илаһи моң» мөнәҗәтләр башкару буенча район фестивале

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планы" кысаларында мөнәҗәтләр башкаручылар арасында район фестивален үткәрү турында игълан ителде. Сайлап алу туры онлайн-форматта узды. Фестивальдә катнашучылар  - район мәдәният учреждениеләренең вокаль коллективлары һәм ялгыз башкаручылар  - үз чыгышларын жюри каравына тәкъдим иттеләр.

         Фестивальнең йомгаклау туры гала-концертында катнашу хокукына И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» (1 урын), «Дуслык» (2 урын), «Балачак» (3 урын) вокаль ансамбльләре, ялгыз башкаручылар  Рамилә Хөсәенова (1 урын), Айнур Сөләйманов (2 урын), Самира Сабирҗанова (3 урын) ия булдылар.

         Гала-концерт 27 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г. Әхмәтов катнашында районда үткәрелгән Татар телен Һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә программасы кысаларында узды.

         Гала-концертта катнашучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International